«Батыр  үлсә  дә, исеме кала»: әдәби кичә (6+)

Ватаныбыз бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен гомерен биргән бөек татар шагыйре, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил истәлеген данлап, 15 февраль көнне 13 нче санлы китапханә 33 нче урта мәктәп белән берлектә «Батыр  үлсә  дә, исеме кала» дигән әдәби кичә уздырды. 
Кичә барышында катнашучылар шагыйрьнең тормышыннан һәм әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактларны – аның сугышның алгы сызыгында көрәшүе, әсирлеккә эләгүе һәм фашист концлагерьларындагы куркыныч вакытларны искә төшерделәр. Балалар шагыйрьнең яшерен эш алып баруы һәм аның исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» автобиографик шигырьләр китабы турында белде. 

Очрашуда катнашучылар М.Җәлил шигырьләрен укыды, шагыйрьнең сүзләренә җырлар яңгырады, кичә югары шигъри рухта узды.

Поделиться: